Наилә Ахуновага 65 яшь.«Язлар дәвамы» китап күргәзмәсе.

Событие завершилось
6+

Наилә Гарифҗан кызы Ахунова 1959 елның 12 июнендә Наилә Әлмәт шәһәрендә язучы Гариы Ахунов гаиләсендә туа. 1968 елда алар Казанга күчеп кайталар. 1975 елда Наилә 126 нчы номерлы урта мәктәпне һәм 4 нче номерлы сәнгать мөктәбен тәмамлый. Үзенең тәүге шигырьләрен һәм проза әсәрләрен ул 1970 еллар башында "Пионер" журналына җибәрә. Аннан уңай җавап алу аның күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдыра. 1986 елда Н. Ахунова Казан дәүләт мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлый. 1985 елда яшь китапханәчеләр конкурсында җиңеп чыга.
1978-1980 елларда ул-рәссам-бизәүче, аннан соң Казан дәүләт медицина университетында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә әйдәп баручы китапханәче булып эшли. 1985-1992 елларда сәүдә һәм. медицина хезмәткәрләре мәдәният йортында китапханәчеләр профсоюзын җитәкли. Наилә соңрак"Татарские края" газетасы һәм " Казанская афиша" журналы корреспонденты, "Казанский медик" газетасының(1994-1997) баш мөхәррире.
Н. Ахунованың шигырьләре, әкиятләре республика һәм үзәк матбугатта 1979 елдан басыла башлый. "Роза и Подсолнух" дигән иң беренче әкияте 1979 елның маенда"Комсомолец Татарии" газетасында дөнья күрә. Шуннан соң әсәрләре "Библиотека", "Миша" (Мәскәү); "Казан", "Ьатарстан", "Идел", "Зонтик", "Сөембикә" журналларында, "Книжное обозрение", "Литературная Россия" газеталарында һәм башка жыентыкларда басыла. 1998 елдан Н. Ахунова ел саен"Галактика любви"дигән" республика поэзия фестивале, 2000 елдан шагыйрь һәм автор башкаручылар арасында ачык шәһәр бәйгесе уздыра.Ул 2000 елда МәскәүдәХалыкара Пушкин сәнгать фестивалендә, Росся яшь язучларның өченче форумында (Мәскәү-Липки, 2003) катнаша.
2008 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен А. Горький исемендәге премия белән бүләкләнә.
Н. Ахунова-1997 елдан Татарстан Язучвлар берлеге әгъзасы.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна