«Илгә җиңү килде» бәйрәм чарасы, –үткәннәрне искә алып
Исәнмесез, кадерле китапханәм кунаклары! Без бүген сезнең белән бергә сугыш вакытларындагы авырлыклар, әби–бабаларыбызның башыннан үткән истәлекләр белән уртаклашырбыз.
Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт сезгә!
Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итте. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк иде. Алар тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелделәр. Сезнең арада әле хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручылар байтак. Күпләрегез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.