«Барысы да фронт өчен иде»
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда — кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә "алар Ватанны сакладылар" дигәндә, без ул сугыш еллары халкын — барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз — ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Арабызда булган, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенә йөреп иҗат итүче язучыларыбызның, Н. Тукмачев, А. Усачева, Н. Гаптуллин, Ф. Абдуллин, Г. Ибәтуллина балачагы сугыш елларына туры килгән. Алар узган гомер юлын күзәтү, танышу — безнең бурыч.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.