«Каталоглар һәм картотекалар дөньясына сәяхәт»
Укучыларның библиография өлкәсендәге белемнәрен киңәйтү һәм системалаштыру, китапханә каталогы белән таныштыру максатыннан авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Каталоглар һәм картотекалар дөньясына сәяхәт» дигән китапханә дәресе уздырыла.
Чара барышында балалар китапханәдә кирәкле мәгълүматны эзләүнең төп чаралары, каталоглар һәм картотекалар белән танышачаклар, чөнки нәкъ менә алар укучыга китап дөньясын ачарга ярдәм итә. Дәрестә катнашучылар каталог, картотека кебек төшенчәләр, төрләре һәм функцияләре, карточкаларның бик катгый тәртиптә урнаштырылганы турында беләчәкләр. Китапханәче каталог карточкасының нинди мөһим роль уйнавы, алфавит һәм системалы каталоглар, алфавит-предмет күрсәткече, туган якны өйрәнү системалы каталогы, мәкаләләрнең системалы картотекасы турында сөйлиячәк.
Китапханә дәресе тәмамлангач, һәр катнашучы берничә гамәли биремне үтиячәк: алфавит каталогы ярдәмендә нәфис китапның каталог карточкасын табу, яки китапханә фондында китап бармы — юкмы икәнен белү, ә системалы каталог ярдәмендә билгеле бер темалар буенча китаплар сайлап алу.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.