Танып-белү сәгате: «Милләтче булуым белән горурланам»
әшит Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының таралган Күчтәнти Баш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем ала, 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.
1973 елда Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1995 елдан — Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
Р.Ягъфәров "Шигърият чишмәләре", "Татар халкының уен кораллары" дигән гыйльми монографияләр, "Балалар фольклоры", "Татар халык уеннары, "Уеннар" кебек егермеләп фольклор җыентыклар, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.