«Көзге табигатьтә экскурсия» балалар белән
Программа эчтәлеге: балаларны чишмә белән таныштыру һәм аның тирә-ягын бергәләп чистарту, матурлау. Балаларның чишмәләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Аларга үзләренең, әниләренең хезмәтен күреп сөенү, горурлану хисе тудыру һәм экологик тәрбия бирү.
Материал: эш кораллары, уенчыклар, капчыклар, буяу, пумала.
Экскурсиягә әзерлек эшләре:
— Алдагы көндә экскурсиягә барасы чишмәнең юлын карап кайту һәм эш фронтын билгеләү.
— Ата-аналарны экскурсиягә барырга әзерләү. Балаларга җиңел кием, эш кораллары булдыру, уен өчен уенчыклар алу.
— Юлда йөрү, үзеңне чит җирдә, табигатьтә тоту кагйдәләрен искә төшерү, әңгәмә үткәрү.
Экскурсия планы:
— Балалар белән тезелеп бару.
— Чишмә юлыннан төшү.
— Балалар, менә без сезнең белән чишмә янында.Нәрсә соң ул чишмә? Ул җир астыннан бәреп чыккан саф, чиста сулы су чыганагы. Карагыз әле, чишмәгә. Ул нәрсәдән агып тора? Торбадан. Ни өчен торба куйдылар икән?
— Чишмә тау эченнән үк агып чыга. Без суын эчәрлек булсын өчен, аңа торба куйганнар. Ул торба буйлап агып, улакка тошә. Менә бу — улак. Су җыелып тору урыны. Улактан су Актаныш елгаларына ага. (балалар белән карау).
— Балалар, әйтегез әле, чишмәнең суы нинди булыр, салкынмы? Әллә җылымы?
— Салкын? Ни өчен салкын?
— Чөнки ул җир астыннан ук чыга. Анда кояш җылытмый.
Әйдәгез, Актаныш елгасының суын карыйк (ике савытка су салып, бу суларны чагыштыру, кулны тыгып карау).
— Ни өчен Актаныш елгасының суы җылы? (Чөнки аны кояш җылыта).
— Балалар белән чишмәнең тирә ягын күзәтү. Пычранган өлешләренә, утыргычны улакны карау. Чишмәнең ян-якларын ата-аналар, балалар белән бергәләп чистарту, себерү, урындыкларын юу, баскычларын себерү.
— Балалар, карагыз әле, чишмәбезнең йөзе матурайды, чистарды.
Сведения предоставлены организацией Алькеевский районный дом культуры и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.