Театрализованное представление по мотивам народных праздников«Традиции живая нить»

Событие завершилось
6+

Татар халкының тарихын телне тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы- халык булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр — галимнәр. Татар халкында татар әдәби теленең нигезен, рухи байлыгын тәшкил итүче төп көч- халык авыз иҗаты. Үз халкыңның баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлык тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Борын-борын заманнарда, әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр-бәетләр, әкиятләр, мәзәкләр уйлап чыгарганнар. Алар, телдән-телгә күчеп, әдәби яктан камилләшкәннәр, шомарганнар һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгәннәр. Халык авыз иҗаты — халыкның күңел көзгесе, ул көзгедә тарих чагыла. Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре — яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, күңелне күтәрүче уеннары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора.Без бу хезмәтебезне “Татар халык уеннары-иң кадерле мирас” дип атадык.Татар халык уеннары алар бик кадерле, чөнки анда безнең халыкның үткән язмышы, гореф-гадәте, тормыш-көнкүреше чагыла. Ә безнең авыл кешеләренең татар халык уеннарын белүе нинди дәрәҗәдә икән соң? Безне шушы сорау кызыксындырды.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Районный дом культуры» Заинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна