«Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!»
30 август — безнең барыбыз өчен кадерле көн, тарихи дата.
Республика көне тарих битләренә 1990 елда Татарстанның Мөстәкыйльлеге турында Декларациягә кул кую вакыйгасы буларак кереп калды. Тататрстанныбыз көннән-көн чәчәк ата, ныклы дәүләт буларак чит илләрдә танылу ала, Рәсәйнең иң ышанычлы, тотрыклы төбәгенә әверелә бара.
Бу истәлекле вакыйга уңаеннан китапханә «Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!» дип исемләнгән бәйрәм үткәрә.
Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән.
Хәзерге Татарстан — илнең бар яктан да иң бай төбәкләрнең берсе. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.