«Батырлык гасырлар дәвамында калачак»
25 август — җәлилчеләрне искә алу көне. А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе «Батырлык гасырлар дәвамында калачак» исемле тарих сәгате уздырачак.
1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җазалап үтерәләр.
Алар, иң беренче чиратта — безнең, татар халкының горурлыгы. Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга яшерен оешма оештырганнар. Партизаннар белән элемтә булдырган, листовкалар тараткан, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерләгәннәр. Әмма, сатлыкҗан аркасында, гамәлләре барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында мәгълүматны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә таба аласыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.