Әдәби сәгать: «Җырларында-сихри моң» Фәннүр Сафин-75 ел.
Фәннүр Шәйхенур улы Сафин 1948елның 27 июнендә Күзкәй авылында туган.
1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол юлламасы белән Түбән Кама
төзелешенә киткән. Биредә ул “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсенә йөргән,
берсеннән-берсе матур шигырьләрен язган. Аннары Казан дәүләт
университетын тәмамлаган, Казан телестудиясендә, “Татарстан яшьләре”
газетасы һәм “Ялкын”, “Казан утлары” журналлары редакцияләрендә,
Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында
төрле вазифалар башкарган. Ул 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы
иде.
Авылыбыз горурлыгы Фәннүр Сафин 1992 елның декабрендә 44 яшендә кинәт
вафат булды. Әмма ул безнең- авылдашлар күңелендә, җырларында яши. Без
аның туган көннәрен, юбилейларын зурлап билгеләп үтәбез. 60 яшьлек
юбилеен авылда гына түгел, Татарстан Язучылар берлеге чакыруы буенча,
Күзкәй авылы делегациясе башкалага барып, бик матур эдэби очрашулар
үткәрелде.
аның шигырьләренә бик күп композиторлар онытылмаслык җырлар иҗат
иттеләр. Аның “ Җырымда юатырмын”, ”Ялгыз көймә”, ” Мәхәббәт шатлыгы”,
”Бер елганың ике ярында”, ” Хушлашырга ашыкма” һәм башка җырларын
җырчылар әле дә яратып башкаралар, тамашачы исә күңеле аша үткәреп,
тетрәнеп тыңлый. Сөйгәнеңнән аерылганда кичерелә торган хисләр гарасатын
шул кадәре ышандырырлык итеп әйтә алган ул. ”Сайрар кошлар синсез
нишләр, ничек агар ул сулар? Урман ничек шаулар, ишелмәсме таулар?” дип
әйтү өчен хисләрең чиксез тирән булуы, күңел газабы кичерергә һәм шул
халәтне шигъри юлларда чагылдыра алырлык каләм куәсе булу зарурдыр. Ул
укучы белән ихлас әңгәмә кора, аның каршында, кем әйтмешли, бөтен җанын
актарып сала
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.