Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан тыл ветераннары белән очрашу
1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 76 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга күрсәтте.
22 июнь — тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Кукморского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.