«Сабантуйга бүләк җыю йоласы»
Кайда — бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
Бүләкләр кичке якта, кешеләр эштән кайткач җыела. Көне алдан хәбәр ителә, йола үтәүгә ха тын-кызлар, балалар да кушыла. Камай авылында нәниләрне конфет чәчеп сөендерү гадәтен керткәннәр.
Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “бе ренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җыр сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне.
Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шат лык китерер, ди халкыбыз. 3 июнь көнне сәгать 4 тэ Камай авылыы Сабан туена бүләк җыела. Сөрәнчеләр килә, көтегез, райондашлар!
Сведения предоставлены организацией МБУК «Централизованная клубная система Менделеевского муниципального района Республики Татарстан» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.