«Без Тукайлы халык», «Без Тукай оныклары»

Событие завершилось
6+

Апрель ае милләтебезгә Тукай көннәре алып килә, иҗат, шигърият, милли моңнар… Хәер, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен бөтен дөнья халкы белә, тәрҗемә итә, укый, ятлый, соклана. Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Габдулла Тукай 1886 нчы  елның 26 нчы апрелендә  Арча районы Кушлавыч авылында туган. Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан — ел  калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Халкыбызның бөек улы Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән, 7-8  ел иҗат итеп калган. Шул кыска гомер эчендә буыннардан-буыннарга, гасырларга җитәрлек әдәби мирас калдырган. Ул дөнья шигъриятендә Гете, Гейне, Пушкин, Лермонтов, Толстой, Рудаки, Хәйям, Низами, Хафиз, Кол Галиләр белән бер рәткә басып мәдәният күгенең якты йолдызы булып балкый.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның гомере җирне юып, сафландырып, давыллы ташкын булып узган кыска вакытлы яшенле яңгыр кебек, шундый ук көчле һәм шифалы иҗат ташкыны ул.                                                                                                                                                                                                        Тукай яшәгән заманнарда шагыйрьләргә дәүләт тарафыннан югары исемнәр бирелмәгән. Әмма ул үзе исән чагында ук татар шагыйре генә түгел, Россия  шагыйре буларак танылган, үзенең туган халкына тугрылыклы хезмәт итүнең үрнәк өлгесе булып, халыкның уй-хисләрен, омтылышларын, моң-зарын барлык тирәнлеге белән чагылдырган, милләт тормышының, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәр ягын үзенең фәлсәфи фикерләре, зирәк акылы аша яктырткан, киләчәккә якты юл күрсәткән  чын мәгънәсендә иң бөек халык шагыйре. Аннан соң дөньяга килгән татар, башкорт, үзбзәк, казакъ, әзербәйҗан һәм башка төрки телле һәр шагыйрьнең остазы булып яшәвен дәвам итә Тукай.

Димәк, Тукай яши, Тукай — үлемсез.

Сезне дә бөек Тукаебызны искә алу көненә чакырабыз.


Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна