Митинг«Беркем дә, бернәрсәдә онтылмый»

Событие завершилось
6+

1941 елның иртәсе башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде.Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады.Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды. Тырыш хезмәттән соң, халыкның көтеп ала торган бәйрәме — Сабантуй көне иде.Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды, кич буе юлга әзерләнде… Балтач авылыннан-116 кеше китеп, бары тик-42сенә генә туган авылга әйләнеп кайту насыйп була. Дошманга каршы сугышта вакытсыз гомерләре өзелгән авылдашлар хөрмәтенә авылыбыз уртасында һәйкәл салынган.Яз алып килгән иң якты, изге бәйрәмнәребезнең берсе булган Җиңү көнен күтәренке рух белән каршы алабыз. Бәйрәм чаралары һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл фидакаръләре, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү, яу кырында ятып калган һәм инде арабызда юк авылдашларыбызның якты истәлеген яңарту тантанасы белән башланып китә.Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, алар хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салалар.Бәйрәм чарасы балаларның җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп бара. Шулай ук, митингта катнашучылар яу кырында ятып калган, арабыздан мәңгелеккә киткән авылдашларыбызның якты истәлеген яңарталар.  Кызганычка каршы, ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя барып, бүгенгесе көндә авылыбызда сугыш һәм тыл  ветераннары  калмады, 3 сугыш чоры балалары яши.Аларның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.


Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна