27 март көне уңаеннан -«Театр яктылыкка, нурга илтә!»

Событие завершилось

Театр  — сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә.           Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда  белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора. Театр иң демократик, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театр сәнгате аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар, зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.  Тормышның көзгесе булган әлеге сәнгать  укучыларны  яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр белән баетырга, матур әдәбиятка кызыксыну уятырга, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе. Милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче безнең мәгариф һәм милли мәдәниятне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш.
Максат:

Укучыларны татар театр сәнгатен аңларга hәм образларны иҗат итәргә өйрәтү. Татар театры тарихы, анын беренче карлыгачлары, беренче адымнары белән кызыксыну хисләре уяту .Татар театры сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, әхлак сыйфатлары формалаштыру, киләчәк тормышка әзерләү. Сәнгатьле уку hәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.Иҗади сәләтләрен үстерү hәм тирәнәйтү.

Бурычлары :Театр сәнгатенең  мәгънәсен аңлауларына ирешү. Образларны тормышчан иҗат итү серләренә төшендерү. Театрның үткән юлын, аның беренче яралгыларын аңлауларына ирешү. Драма жанрының төрләрен аера алуларын булдыру. Классик әсәрләр сәхнәләштерү. Төрле бәйге-ярышларда, ата-аналар алдында чыгышлар ясау. Сүз сәнгатеннән алган белемнәрен тагы да тирәнәйтү, гомумиләштерү.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна