«Нәүрүз түрдән уз» кичке уен
Максат: милли бәйрәмебез-«Нәүрүз»хакында мәгълүмат бирү; милли гореф-гадәтләребез аркылы балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Нәрсә соң ул Нәүрүз? -Яз бәйрәме! -Яңа ел! -Дуслык бәйрәме! -Кышны озату бәйрәме! Һ.б.
22нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне.Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме.Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган.Аны японнар — “риссон”, кытайлар — “чуньцзе”, славяннар — “масленница”, төрки халыклар — “нәүрүз”, фарсылар — “яңа ел “дип атаганнар.Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан — буынгакүчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән.Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган.Бу- тормыш гел шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан.Тормыш гөлләр гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар.Бу көнне буй-буй итеп, 7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар.Аларның ничек үсүенә карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр.Карга боткасы-Нәүрүзнең бер өлеше булып тора.Аны икенче төрле “Дәрә”, яки “Зәрә боткасы” дип йөртәләр.
Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.