«Әниемнең җылы кочагы»
Озын, йокылы кыштан соң, ниһаять, түземсезләнеп көткән Яз безгә ишек кага. Язның кайнар сулышыннан бөтен табигать уянганда, дөнья шулай нурга коенганда, йөрәкләр җилкенми кала алмый. Яз белән бергә наз, яшьлек, моң сибелә, җир яшәрә, табигать ямьләнә. Яз — хатын-кыздан башлана. Йөрәгендә сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл заттан. Чөнки хатын-кыз дөньяга кеше бүләк итә, аның сулышыннан тормыш яшәрә, гомер учагы мәңге сүнми яна. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, жир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Бигерәк тә әниләрдә. Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни — һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.Әни күзләре… алар шундый мөлаем һәм ягымлы! Әнкәйнең куллары — иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала. Әнкәй сүзләре… Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы! Әни. Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Кадерле әниләрне бәйрәм белән котлау, аларны сөендерү, әниләрнең кадерле, гүзәл зат икәнлегенә төшенү, әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе 7 март көнне"Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.