Әбием сандыгы
Максат:
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф — гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
2. Балаларда татар халкының җырлы — биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә,
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
Көзгеләргә күзем салсам
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы, дисеннәр.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Центр культуры и досуга Тукаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.