«Татар әдәбиятының йөзек кашы» әдәби сәгать

Событие завершилось
12+

Олы  Мәтәскә  исемле  гади  генә  татар  авылында  туып үскән  татар  малае,  Фатих Хөснетдинов авыр  тормыш  университетларын  уңышлы  узып,  үзе  исән  вакытта  ук  әдәбиятның  классигы  һәм  халык  ышанычын  казанып,  халык  язучысы  дигән  мактаулы  исемгә  лаек  булды.

Үз  вакытында  әдәбият  белгечләре  һәм  тәнкыйтьчеләр  Фатих  Хөсни  турында  җылы,  матур  фикерләр  әйтеп  калдырдылар.

И. Гази. “ Фатих  Хөсни — үзе  бер  дөнья… Без, язучылар,  Хөснинең  тел  байлыгына  сокланабыз”һ.б.

Утызынчы  еллар  тарихта  аеруча  катлаулы, четерекле  чор. Бу  дәвердә  татарның  күп  кенә  күренекле  затлары, “халык  дошманы”  исеме  белән  тамгаланып, кулга  алынды  һәм  юк  ителде.  Фатих  ага, бәхеткә  каршы,  исән — имин  кала.  Иҗат  эшеннән  тукталмый.  

Бөек  Ватан  сугышы  башлангач, барлык  язучылар  да  көрәшкә  күтәрелде.  Фронттагылары  корал  тотып  сугышса, тылдагылар  “каләм  тотып”  көрәштеләр.  Ф.Хөсни  дә  читтә  калмады.  Бу  чорда  ул  иҗат  эшен  туктатмады.  Шул  чорда  туган  әсәрләре  арасында  “Йөзек  кашы”  повесте  аерым  урын  алып  тора. Әсәр  Ф.Хөснине  әдәбиятыбызның  “йөзек  кашы”  дәрәҗәсенә  күтәрде.  Ә  йөзек  кашын  иң  затлы  асылташлардан  ясыйлар.  Димәк,  Безнең  Фатих  ага  әдәбиятта  үзен  иң  затлы  асылташ  итеп  танытты.

“Минем  тәрәзәләрем “  әсәре  укучыда  миһербанлылык, кешелеклелек, яхшылык  сыйфатлары  тәрбияли. Безгә  татар  халкы  тарихы, аның  рухи  байлыгы, гореф — гадәтләре, милли  йолалары  турында  искәртә. Повестьны  Фатих  ага  иҗат  кешесе алдында  торган  изге бурычлар  турындагы  фикере  белән  тәмамлый.”Безнең — язучыларның һәм, гомумән. Барлык  сәнгать кешеләренең- изге  бурычыбыз: халык  күңеленең ачылмаган  якларын  өзлексез  ача  барып, халыкның  үзенә  һәм  башка  халыкларга  әйтү… Ә  моның  өчен  художникның  күңелендә  дөньяны  бозмыйча, буямыйча, чын  үз  төсләрендә  күрсәтә  торган  якты  пыялалы киң  тәрәзәләр- күңел  тәрәзләре  булуы  кирәк. Һәм  ул  тәрәзәләр кояшка, халык  күңеленә  таба  һәрвакыт  ачык  торсын…” Ф. Хөсни  үзенең  бөтен  гомере, яшәү  рәвеше, иҗаты  һәм  эшчәнлеге  белән  татар  әдәбияты  тарихында  мактаулы  һәм  дәрәҗәле  урын  тота. Иң  мөһиме: ул  гомере  буе  Кеше  булып  калды. Шул  ук  вакытта  үзенең  холкы — фигыле,  яшьләргә  теләктәшлек  күрсәтүе  ягыннан  һәм  дә  гуманист  буларак  дөньяга  әдәби  мирас  калдырды.


Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна