«Илдар Юзеев — күренекле татар шагыйре»
Илдар Гафур улы Юзеев — Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аның иҗаты гаҗәеп киң кырлы. Ул әдәбиятка 1950 нче елларда килеп, «Таныш моңнар» поэмасы белән таныла. Аның «Әнкәй», «Фәрит-Фәридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары татар шигъриятендә аерым урын алып торалар.
3 гыйнвар көнне Шәйморза авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Илдар Юзеев — күренекле татар шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелә, шигырьләре укыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.