«Мәңгелек белән очрашу»–әдәби сәгать
Татар дөньясы бөек шәхесләргә бик бай, ул үзенен талантлы уллары һәм кызлары белән горурланып яши. Алар арасында үзенең күңел байлыгы, тыйнаклыгы, олпатлыгы белән халык күңелендә мәртәбәле урын алган татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Юзеев(1933-2004) та бар.
14 январь көнне Митрәй авыл китапханәсендә шагыйрь И.Юзеев иҗатына багышланган «Мәңгелек белән очрашу» дип исемләнгән әдәби сәгать узачак. Шагыйрьнең лирик шигырьләре елатыр да, җырлатыр да, көлдерер дә, балачакка да алып кайтыр…
Шигърият сөючеләр Илдар Юзеевны поэмалар, драмалар, комедияләр авторы буларак беләләр иде. Әлеге әдәби сәгатьтә китап укучыларны Илдар Юзеевның татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәк язмышын яктырткан, шулай ук милләтебезнең бөек шәхесләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшевкә багышланган шигъри трагедияләре белән дә таныштыру булачак. Рәхим итегез!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.