«Исеме — Кояш, яктырта да, җылыта да»
Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Туган җире —Чистай районы Наратлы Елга авылы. Иске Роман, Каргалы мәктәпләрендә укып урта белем алгач, Казан дәүләт университетына укырга керә ул. Зиһенле, тырыш, белем алуга һәвәс чибәр кызны университет мөгаллимнәре дә үз итә. Кояш иҗат үрләренә — югарыга күтәрелә: «Зәңгәр күлмәк», «Якты йолдыз», «Күңелләргә күләгә төшмәсен», «Кайгы белән шатлык янәшә», соңрак «Тәңкәле тау», «Ярлар биек» һәм башка китаплары басылып чыга. «Азат хатын»да ул егерме ел тоташ (1959–1979) эшләде, аннан «Казан утлары» журналына күчте. Аны якыннан белгән кешеләрдән «Кояш — егет кеше» дигән сүз еш ишетелә, хәзер, әлбәттә, «иде» кушымчасы өстәп әйтәләр, әмма чыннан да аның нык кул белән тоткан каләме дә ирләрнекеннән һич кайтыш түгел, бигрәк тә публицистикада, холкы да хатын-кыз логикасы дигән төшенчәдән өстен иде шикелле. Әйе, бер тамчы судагы кебек үз язмаларында заманны чагылдыра ала торган менә дигән публицист, армый-талмый иҗат итүче хикәяче-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә ия иде ул.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.