«Шигърият дөньясында» шагыйрә А. Юнысовага 75 яшь
Асия Шәйхеразый кызы Юнысова 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.
1948 елда аларның гаиләсен Баулы районының Кызыл Яр авылы мәктәбенә күчерәләр. Асиянең балачак һәм үсмерчак еллары шушы авылда уза. Шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, урта белемне Баулы район үзәгендәге татар мәктәбендә ала. 1965-1970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң, аның төп хезмәт юлы, нигездә, журналистика белән бәйле. Узган гасырның җитмешенче еллары башында берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшләп алганнан соң, алга таба ул тоташтан унбиш ел (1974-1989) «Татарстан коммунисты» журналында әүвәл — корректор, аннары тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта жур-налистик язмалары, очерклары, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.
1989 елда журналистны «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.
А.Юнысова — берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.