«Илһам вакытны сорап килми»
Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Иҗат белән мәктәптә үк кызыксына башлый, тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнаша, шигырьләре гәҗит-журналларда басыла. Бүген инде ул — үз буынының иң өлгергән шагыйрьләреннән, үз сукмагы, үз сүзе бар, унга якын китап авторы. Рифат Сәлах бүгенге көндә алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012) шигырь китаплары һәм автор-төзүче буларак Муса Җәлил иҗатына багышланган балалар өчен «Җәлил варисларына» (2016) китаплары Татарстан китап нәшриятында басыла. Очрашуда язучының әсәрләре, тормыш юлы белән танышачакбыз.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.