«Урдэк атыш» уены
Үрдәк атыш — татар халык уены.
Балалар җиргә диаметры 3—4 метр чамасы булган бер түгәрәк сызалар. Ул үрдәкләр йөзә торган күл вазифасын үти. Түгәрәкнең тышында кара-каршы ике аучы баса, калганнары «үрдәк» булып күл эченә керәләр. Ике аучы бер туп белән чиратлашып икесе ике яктан күлдәге үрдәкләргә туп белән бәрәләр. Туп тигән үрдәк күлдән чыга барып, ахырда түгәрәк эчендә бер генә бала кала. Аучылар бу сыңар үрдәккә чиратлашып 10 мәртәбә аталар. Әгәр тидерә алсалар, аучылар — җиңүче, тидерә алмасалар, ул бала «герой-үрдәк» була һәм «атылган» үрдәкнең барысы яңадан күлгә төшә. Уен шул рәвешчә барлык үрдәкләр атылып беткәнче дәвам итә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Атнинский районный дом культуры» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.