Язучы ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА75 яшь «ТЫЛСЫМЛЫ КИТАПЛАР ЯЗУЧЫ АПА».

Событие завершилось

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында укытучы гаиләсендә туган.

1954 -1962 елларда Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбендә укый.

1962—1966 елларда Минзәлә педагогика училищесында белем ала.

1968 — 1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966 елда, юллама буенча килеп, Мамадыш шәһәре Пионерлар йорты директоры һәм укытучы буларак хезмәт юлын башлый.

1967 елда Казанда, 1 нче китап кибетенең (Бауман, 19) китапларны почта белән җибәрү бүлегендә эшли башлый,

1968 елда, балалар өчен нәшер ителүче “Ялкын” журналына, хезмәткәр буларак, эшкә урнаша.

Шул ук елны, кияүгә чыгып, Яшел Үзән шәһәренә күчеп китә, башта “Серго” заводында эшли, аннан Яшел Үзән шәһәренең 6 нчы, 3 нче мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1970 — 1974 елларда, гаиләләре белән Казанга күченгәч, Казан телевидениесендә кече редактор вазифасын башкара.

1974 — 1997 елларда “Ялкын”, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”), “Мәгариф” газета-журналларында эшли.

1998 — 2004 елларда Казан педагогика көллиятендә укыта. Каләм тибрәтүче талибәләре белән аерым эшләп, бик күпләренең иҗат җимешләрен матбугат аша укучыларга җиткерә. Шәкертләре белән спектакльләр әзерләп, үзләре укыган уку йортлары, музей сәхнәләрендә чыгышлар ясатып, сәхнә тәмен татыта.

Эльмира Шәрифуллина иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф, нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп. Бу урында аның иҗаты турында укучылар бел ән   җылы сүзләрен искә алып китсәк тә урынлы булыр.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна