«Балалар фольклоры».Жырлы кичэ.
Балалар фольклоры — шактый күләмле һәм күпкырлы иҗат. Ул зурлар тарафыннан иҗат ителгән бала багу поэзиясен дә, шулай ук балалар үзләре тудырган сүз-уен сәнгате үрнәкләрен дә эченә ала. Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья …тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман нәниләребезгә якты “кояш”, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләребез өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акыллы, моңлы күңелле җор телле тудырган иҗат җәүхәрләредер. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “балалар фольклоры” дип йөртәбез. Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм шулай ук балаларның үз мөхитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләрен үз эченә ала.
Балалар фольклоры функцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ягыннан күптөрле жанрларны ала. Беришләре мәсәлән, кечкенә балаларны йоклату яки күңелен күтәрү өчен, өлкәннәр тарафыннан башкарыла. Икенчеләре хәрәкәтле уеннар белән бәйле рәвештә, балалар үзләре башкара, өченчеләре исә балаларның күңел ачулары җырлану вакытында сүз уеннары буларак кулланышка керә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Рыбно-Слободского муниципального района РТ и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.