«Тәүбә йорты» Рәзинә Сәетгәрәева әсәрен сәхнәләштерү
Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева иҗаты
Иҗат — хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше, башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе. Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева (Вәлиуллина) 1959 елның 11 июлендә, элеккеге Чаллы районы Биклән авылында, ишле гаиләдә, 5 нче бала булып дөньяга килә. 1966 елда Биклән урта мәктәбенә укырга керә, 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Укытучы булу хыялы белән башкалабыз Казанга, педагогия институтына документларын тапшыра.Уңышлы гына имтиханнарны тапшырып, кергән абитуриентлар исемлегендә үз фамилиясен күреп чиксез сөенә. Укырга дип, кире әйләнеп килгәч, аның исе китә, ниндидер сәбәпләр аркасында, исемлектә аның фамилиясе булмый. Туган җирсез бер генә көн дә яши алмаган кыз аптырап тормый, төенчекләрен төйни дә, яңадан әти-әнисе янына авылга кайтып китә. Шулай итеп, кемнәрдер кылган гаделсезлек аркасында, аның укытучы булам дигән яшьлек хыяллары челпәрәмә килә. Шул ук елны ул Бөгелмә исәп-хисап мәктәбенә укырга керә. Гел “5” ле билгеләренә генә укый, авыл хуҗалыгы бухгалтеры һөнәрен үзләштерә. Туып-үскән “Чкалов” колхозына кайтып башта кадрлар бүлегендә, аннан икътисадчы булып эшли. Балаларны ярату аны үзе белем алган Биклән урта мәктәбенә алып килә, ул анда өлкән пионервожатый һәм китапханәче булып эшли. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32067
Сведения предоставлены организацией МБУК «Районный дом культуры» Заинского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.