«Татар таҗын йөреткән шәхес»
Ркаил Зәйдулла (Рафаил улы Ркаил Зәйдуллин) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Әдипнең «Тимер Буга», «Тәңре кылычы», «Хан һәм шагыйрь», «Шаһгали», «Ак япанчалы карт» кебек хикәяләре, драматургиядә «Саташкан сандугач», «Үлеп яратты», «Артист» пьесалары бар.
Ркаил Зәйдулланың китаплары башкорт, төрек, урыс телләрендә нәшер ителде, аерым әсәрләре, инглиз, үзбәк, казакъ һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән.
Ркаил Зәйдуллага 60 яшь тулу уңаеннан Шәйморза авылы китапханәсендә «Татар таҗын йөреткән шәхес» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла, китапларына күзәтү ясала.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.