«Ак чәчәкләр» романы.
Г. Әпсәләмов татар әдәбиятын күп роман-хикәяләр белән баеткан әдип. Шулар арасында “Ак чәчәкләр” романы бар.
«Ак чәчәкләр» романы бүгенге кешеләребез, аларның уй-кичерешләре һәм мәхәббәтләре турында сөйли. Әсәрнең үзәгендә иң кешелекле профессия вәкилләре — табиблар тора. Г.Әпсәләмов инфаркт кичереп, бик күп тапкырлар шифаханәдә ята. Шунда ятканда, врачлар, больница тормышын өйрәнә. Озаклап хастаханәдә ятулары аңа табибларның тормышын тулысынча күзалларга мөмкинлек биргәндер дип уйлыйм. Шунда “Ак чәчәкләр” романын яза башлый. Габдрахман абый анда тик ятмый, берничә дәфтәр кулъязмасы барлыкка килә.
Иң беренче булып әсәр “Казан утлары” журналында басыла. Бу — 1960 еллар. Аннары Татарстан китап нәшриятында ул аерым китап булып дөнья күрә. Быел язучынын тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәдә Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен кычкырып уку оештырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.