Әдәби сәгать
13 июнь — балалар язучы, тәрҗемәче Гарәфи Хәсәновның тууына 100ел тулу уңаеннан китапханәдә язучының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү максатыннан әдәби сәгать үткәреләчәк. Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.