«Ана күңеле далада»
Спектакль «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» проекты кысаларында чыгарыла.
«Дуськина дача» пьесасы 2017 елда «Продвижение» региональ конкурсы лауреаты булды.
Вакыйгалар Дусяның бакчасында бара. Биредә ул кайчандыр үз балаларыннан баш тарткан, әмма хәзер «акылларына килгән» хатыннарны тәрбияләү белән мәшгуль. Дуся балалар йортында эшли, ул әлеге аналарга кире үз балаларын алырга рөхсәт бирердәй кәгазьләргә кул куя ала. Әмма ашыкмый.
Пьесадагы һәр геройның үз язмышы, акланырдай үз дөреслеге бар. Үз нарасыен ташларга җөрьәт иткән хатын-кызга җәзаны кем бирергә тиеш? Дусяның беренче карашка кансызлыгы артында нинди серләр яшерелгән? Сюжет сызыгы үзенең соңгы ноктасына кадәр киеренкелеген саклый һәм яшәешнең мәңгелек кыйммәтләре турында уйлануларга этәрә.
Беренче куелышка 60 ел тулганда «Беренче мәхәббәт» кабат сәхнәдә. Әтисенең эшен дәвам иткән, татар режиссурасын яңа баскычка күтәргән Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев әлеге спектакльне ТАССРның 100, Әтнәнең — 30 еллыгы, Гомәр Мәрдәновның тууына 90 ел тулуга багышлый.
Сведения предоставлены организацией ГАУК РТ «Атнинский татарский государственный драматический театр им. Г. Тукая» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.