«Җиңү кайтавазы мәңгелек»
Событие завершилось
6+
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы
уңаеннан Яңа Тинчәле авылы китапханәсендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип аталган китап
күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә өч
почмаклы хатлар, Бөек Җиңүгә
багышланган
9 май плакатлары, “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” китабы һәм башка
сугыш турында язылган бик күп әдәби китаплар урын ала.
Бу
күргәзмә патриотик тәрбия бирү;
сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган
ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы — шагыйрьләр,
авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш
хезмәтләре белән таныштыру;
Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне ныгыту; сугыш һәм
тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; балаларда
кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буынга карата ихтирамнарын арттыру өчен оештырыла. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч
сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә
гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме,
онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!
Барыгызны да китапханәгә көтеп калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.