Top.Mail.Ru
Основное изображение для события кышкы кичлэрдэ

кышкы кичлэрдэ

28 февраля 2026 г.
6+
от 0 руб.

Кышкы салкын кич. Авыл киче. Кыш уртасында берничә көн булып ала торган зәхәр суыклар тора.Андый көннәрдә ишегалдына чыгып, кышның салкын караңгылыгына чумып табигать тавышын тыңлау ни тора соң! Шыгыр-шыгыр, шыг-шыг… Менә ап-ак, яңа яуган карларны шыгырдатып, яңа сукмаклар ярып урам башыннан кемдер төшеп килә… Гүя ул тавышка кушылып, агачлар да ухылдап, шыгырдап куя, бүрәнәләр шарт-шорт ярылып ала. Менә авыл очында этләр өрә — бәлки көне буе тышты бәйләүдә торып туңганнардыр, бәлки урамнан кеше узып барадыр, ә бәлки бары тик үзләренә генә билгеле серле сәбәпләр аркасында өрәселәре килеп киткәндер… Тагын да бирелеп тыңласаң, еракта, су буенда аккан чишмә тавышы ишетелеп китә, әйтерсең ул үзенең челтерәве белән “мин монда, мин салкынга бирешмәдем, килегез, шифалы суларымны алыгыз” диеп хәбәр сала, тик инде күптәннән авылда колонкалар куелганлыктан, теләсәң дә, чишмәгә барып та, кереп тә булырлык түгел — шуның кадәр тирән итеп кар салган… Ә кышкы күк! Зәмһәрир суыкларда башны күтәреп күккә караганыгыз бармы? Караңгы аяз күктә меңләгән йолдызлар җемелдәшәләр: миллион еллар яктыртучы зурлары да бар, ваклары да. Кайсыбер йолдызлар чак-чак күренеп ала да, тагын күз алдыннан югала: әллә төпсез галәм эченә атылалар, әллә инде мәңгелеккә сүнәләр… Һәр йолдызның үз исеме бар диләр, тик анысы мөһим дә түгел, безгә, кечкенә генә Җир халкына ул иксез-чиксез галәмдәге мәһабәт йолдызларга сокланырга гына кала. Менә бит ул әкияти матурлык кайда! Зур шәһәрләрдән еракта, табигать белән икәүдән икәү калганда гына кешеләргә ачылучы әкият иле!

Сведения предоставлены организацией Алькеевский районный дом культуры и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Ближайшие прочие

Куда сходить в этом городе

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна