Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда агымдагы 2026 ел “Тукай елы “ дип игълан ителде.Шул уңайдан «Тукай — милләтебезнең йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби кичә уздырыла. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, шигырьләрен, әкият — поэмаларын укыячакбыз. Чара барышында китап укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирәчәкләр. Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген”, “Туган авыл” җырларын башкарачакбыз. Китап укучылар өчен “Безнең күңелләр дә син, Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин.Әдәби кичәбез татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән тәмамланачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.