Баланың дәрестән соң вакытын дөрес һәм файдалы үткәрүе һәр ата-ананы борчый торган мәсьәлә. Без, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, бу вакыт арасын дөрес оештырырга бурычлыбыз.
Класстан тыш эшләр- дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән тәрбия сәгатьләре ул.
Мәктәптән тыш эшләрнең бер төре- бию дәресләре. Инде менә 10 ел дәвамында мин “шатлык бию түгәрәге белән җитәкчелек итәм. Үземә дә, балаларга да зур канәгатьлелек китерә торган бу шөгыль төп эшемә зур ярдәмче булып тора.
Бию- сәнгатьнең эмоциональ ягын гына чагылдырып калмый, ул биюне башкаручыга да, тамашачыга да шатлык китерә, гүзәллекне күрергә өйрәтә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияли.
Класстан тыш эшне оештырганда аның үз нигезләре, принциплары булуын да онытмаска кирәк.
Беренчедән, ул ирекле-ихтияри булырга тиеш. Көчләп биетеп булмый, ләкин балаларның биюгә теләкләре зур, бер-берсеннән күреп, бераз көнләшеп тә алар бию түгәрәгенә теләп йөриләр.
Икенче әһәмиятле принцип- үткәрелә торган һәрбер эшнең файдалы булуы. Бала нинди генә шөгыль тапмасын- ул үз эшенең файдалы, кирәкле, мәртәбәле икәнен тоярга тиеш. Шуңа күрә биюне өйрәнә башлауның беренче көненнән үк үз алдыбызга максат куябыз: бию үткәреләчәк бәйрәмгә, кичәгә яисә конкурска дип әзерләнә.
Алыштыргысыз принципларның берсе- һәр укучы характерындагы үзенчәлекләрне, яшь аермасын исәпкә алу. Бу принцип дөрес сакланганда балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгында дөрес юнәлеш бирү тормышка ашырыла.
Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагатьле аралашу. Җитәкче әкренләп биюнең сәнгать икәнен, бию башкаруга зур тырышлык, оешканлык кирәклеген төшендерә. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша аның шатлык чыганагы булуына ирешә.
Сведения предоставлены организацией Алькеевский районный дом культуры и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.