Хәтер көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн.Тематик әңгәмә «Янып торган еллар истәлеге…»
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган 22 июнь көне — Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Моннан 84 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый, тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал ала. Һәр ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы икәнебезне еллар ташкыны оныттырмаса, ничә елларга сузылган канкойгыч бәрелешләр исәбенә яуланган бөек җиңү үз әһәмият-кыйммәтен югалтмаса иде. Дәвек авыл китапханәсендә бу темага әңгәмә уздырылачак, мәгълүмати күргәзмәләр оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.