Балалар шагыйре Мәрзия Фәйзуллина
Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗеманова) 1930 елның 11 июнендә Татарстан Республикасының Арча районы Шушмабаш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Ишле гаиләдә үскәнлектән, яшүсмер чагыннан ук хезмәткә тартыла. 1946–1956 еллар арасында Казанда төрле оешмаларда: халык судында — сәркәтип, милиция бүлегендә — тәртип бозучы балаларны тәрбияләү эше инспекторы, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. Узган гасырның илленче еллары башында яза башлый, 1955 елда Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кечкенә генә шигъри җыентыгы — «Салават күпере» дигән беренче китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956 елда балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә күчә. Бер үк вакытта 1957 елда урта мәктәпне читтән торып тәмамлавы турында өлгергәнлек аттестаты ала.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.