Китап-белем дөньясына күпер.Китап уку-барысын да белү ул. Балачактан ук китап безнең даими юлдашыбызга әверелә. Ул безгә гомер буе эшләргә, укырга, хыялланырга, ял итәргә булыша. Китаплар безне белем, тормыш тәҗрибәсе белән баета, карашларыбызны, зәвыгыбызны, характерыбызны формалаштыра, күп шатлык китерә.Нинди генә өйдә, нинди генә гаиләдә булсаң да, һәр җирдә китаплар күрерсең — шкафларда, киштәләрдә, өстәлдә. Мәктәп портфелендә, ә кайчакта хәтта мендәр астында да.Менә партада кечкенә генә бер китап ята, ләкин ул безгә күпме сөйли ала.Китап укучы дусларыбыз китап геройлары белән бергә ерак илләргә, хәтта башка планеталарга сәяхәт ясыячаклар, диңгез һәм океан төпләренә чумып, Җирнең төпләренә һәм андагы тормыш серләренә үтеп керәчәкләр.Укучылар үзләре дә нәни генә китапчыклар ясарга өйрәнәчәкләр.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.