« Иң күренекле ачышлар »
Кар машинасы
1922 елда 15 яшьлек канадалы Жозеф-Арману Бомбардье механик чана — кар машинасы ясый. Аңа әтисе иске «Форд» машинасы бүләк иткән була. Ул автомобильне сүтә дә дөньяда иң беренче кар машинасы — ике кешелек чана ясый. Конструкциягә двигатель ярдәмендә әйләнүче пропеллер урнаштыра. Вакыт узгач, ул кар машинасын тагын да камилләштерә.
Җиләк-җимешле туңдырма
1905 елда 11 яшьлек америкалы Фрэнк Эпперсон уйлап чыгарган аны. Беркөнне ул урамда газлы су һәм агач кашык салынган стаканын онытып калдыра. Иртән суның катканын күрә. Туңган эчемлекне кашыгы белән тартып чыгара да ашап куя. 1923 елда Эпперсон таякчыкта туңдырылган бозга патент ала, ул җиләк-җимеш туңдырмасы дип атала.
Брайль шрифты
1825 елда 15 яшьлек Луи Брайль тактиль шрифт уйлап чыгарган. Ул сукыр кешеләргә яңадан укырга һәм язарга өйрәнергә мөмкинлек биргән. Луи үзе өч яшендә әтисенең остаханәсендә алган ярасы аркасында сукырайган. Аның ачышы бик күпләрдә яшәүгә өмет уяткан.
Мехтан колакчыннар
1873 елда 15 яшьлек Честер Гринвуд тиредән җылы колакчыннар уйлап таба. Идея тимераякта шуганда туа. Аны тормышка ашыруда әбисе ярдәм итә. Үсмер башлык кияргә яратмый, колаклары өшемәсен өчен, әбисеннән колакчыннарның тышкы ягына — кондыз мехы, ә эченә бәрхет тектерә. 1877 елның 13 мартында бу ачышка патент алына.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.