Әдәби сәгать: «Алмагачлар чәчәктә»
лмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Биектау районы Зур Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетында югары белем ала.
1991–96 елларда “Сабантуй” балалар газетасында әдәбият бүлегендә эшли. 1996–97 елларда Әтнә районы администрациясендә культура бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1997–2014 елларда — “Казан утлары” журналында җаваплы секретарь. 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул –“Акчарлак” газетасының баш редакторы.
Үткән гасырның 90 елларыннан башлап А.Гыймадиевның балалар, үсмерләр өчен язылган хикәяләре, повестьлары, мәкаләләре көндәлек матбугат битләрендә даими басылып килә. Аның кырыкка якын шаян хикәяне туплаган “Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр” исемле беренче китабы — 1997 елда, “Хуш, Тамчыгөл!” исемлесе 2000 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. 2003 елда “Татар балалар әдәбияты” исемле күмәк җыентыкта (“Хәтер” нәшрияты), 2004тә “Балачакта калабыз” (Татарстан китап нәшрияты) исемле күмәк җыентыкта А.Гыймадиевның кыска хикәяләр тупланмасы дөнья күрә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.