«Муса Җәлилгә 117 ел». Әдәби сәгатьләр, викториналар.
15 нче февраль көнне Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилгә 117 яшь тула. Шул уңайдан, Адав-Толымбай авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә 13 нче февральдән алып 15 нче февральгә кадәр мәктәп укучылары белән әдәби сәгатьләр, әңгәмәләр һәм викториналар үткәрәчәкләр. Аның тормыш юлын һәм иҗатын бик ярататып, теләп өйрәнәбез. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Дөнья һәм дөнья әдәбияты исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.
Муса Җәлил җирдә аз яшәде.
Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп
Мәңге сүнмәс җырга күчерде.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.