«Синең өчен»
26 апрель сәгать 13.00 дә китапханәбездә “Вәт, өчпочмак” проекты үз эшен башлап җибәрә. 10 китап, 200 дән артык җыр текстлары авторы, Татарстан Респуликасының язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган табибы Марс Хафизов иҗаты күпкырлы. Әдәби очрашу барышында аның сүзләренә язылган көй авторлары- композиторлар белән дә әнгәмә корылачак. “Илһам” җыр эстрада артистлары әлеге җырларны тамашачыга җиткерәчәк. Табиб- шагыйрь, композиторлар, җырчылар “Вәт, өчпочмак” проектының асылын ачалар. Нәфис сүз, көйләр, моңнар аша тамашачыда туган илебезгә, телебезгә мәхәббәт уяту максатыннан оештырылган бу чарага “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучыларын, мәктәп укучыларын, шәһәребез студентларын көтеп калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.