Балалар язучысы, шагыйрь, прозаик Җәүдәт Дәрзаманга 80 яшь «Дөньяга могҗиза аша карап»
Җәүдәт Дәрзаман, Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1975 елда — «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән. Дәвек авыл китапханәсендә язучының иҗатына күзәту ясалачак, укучылар китап кургәзмәсе белән таныша алачаклар.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.