«Олыгая һәркем, бу табигый». Өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны тәбрикләү.
“Кеше күңеле пыяла — саксыз тисәң уала” дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Һәр туган таң, якты көн кадерле алар өчен. Олыгайган саен, гомер тизрәк үтә кебек тоела. Әйтерсең лә гомер — чаптар ат. “Аккан сулар кебек гомер ага” диләр. Кемнәрнеңдер ул шаулап-гөрләп, күз алдына да китермәгән борылмалар буйлап акса, кемнәрнекедер тыйнак бер сабырлык белән, әйләнә-тирәдәгеләргә яктылык сибеп, юлда очраган киртәләрне дә авырыксынмыйча, сыкранмыйча үтеп, тын гына ага бирә. Моның өчен күп көч куярга, язмышлар ярында адашмаска, тормыш ничек кенә сынаса да, асылыңны җуймыйча, үзең булып, кеше булып кала белергә кирәктер. Дәвек авыл китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны тәбрикләү кичәсендә катнашачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.