Литературная поляна«Җәүдәт Дәрҗемановның иҗат җимешләре»
Җәүдәт Дәрзаман 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбия-ты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп. кайтканнан сон, 1967 елдан башлап, ул янә университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. 1971 елдан бирле Татарстан радиотапшырулар комитетында редактор булып эшли. Ул 1979 елдан КПСС члены.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында басыла. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга, 1964 елда исә бг; р төркем шигырьләре «Җырчы чишмә» исемле коллектив җыентыкта дөнья у.урә. Җитмешенче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман бары тик балалар эчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, һәм 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.
Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Төнге маҗара» исемле әкияте рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Җәүдәт Дәрзаман— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.