Җәүдәт Дәрзаман бүгенге көндә иң күренекле балалар язучыларының берсе, дисәк, ялгышмабыздыр. Балалар өчен әсәр язудан да авыр эш юктыр! Нәни дусларның психологиясен аңлау, уйлау сәләтенә төшенү җиңел эш түгел. Шагыйрьнең язган әсәрләре дә балалар өчен аңлаешлы, аларның күңел кылларын тибрәндерерлек булырга тиеш. Бу мактаулы бурычны Җәүдәт Дәрзаман кебек киң күңелле, эзләнүчән шагыйрьләр генә лаеклы рәвештә үтәп чыга ала. Ул берсеннән-берсе кызыклы шигырьләр, мавыгып укыла торган әкият-поэмалар, повестьлар язган. "Чишмә" балалар бакчасында китапханәче балалар белән "Җәүдәт Дәрзаман иҗатында балачак дөньясы"дип аталган кычкырып уку сәгате үткәрәчәк. Балалар шагыйрьнең тормышы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алырлар, алар өчен авторның шигырьләре кычкырып укылыр.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.