«Туган якка мәхәббәт» — туган авыл тарихына багышланган очрашу
Һәр кешенең күңел түрендә иң кадерле урынны туган ягы, туган авылы алып тора. Танай-Турай авыл клубында узачак «Туган якка мәхәббәт» исемле очрашу туган җиргә багышлана. Чара барышында авылның тарихы, күренекле шәхесләре, күркәм гореф-гадәтләре һәм үткәннән килгән истәлекләр турында сөйләнәчәк. Катнашучылар архив фотолары, истәлекле вакыйгалар белән уртаклашачак, өлкән буын вәкилләре яшьләргә үз хатирәләрен җиткерәчәк. Шулай ук авыл турында җырлар, шигырьләр һәм җирле авторларның иҗат җимешләре яңгыраячак. Бу очрашу авыл халкын берләштереп, туган җиргә мәхәббәтне арттыру, тарихны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан оештырыла
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.