Көз — матурлык, байлык һәм илһам чоры. Елның әлеге моңсу һәм шул ук вакытта сихри мизгелләренә багышлап, мәдәният йортында «Көзге бал» үткәрелә. Чарага яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә чакырыла. Кичәнең төп үзәге — парлы биюләр. Катнашучылар татар халык биюләрен дә, заманчалаштырылган җиңел эстрада биюләрен дә башкара алачак. Зал көзге бизәкләр белән бизәләчәк: алтынсу яфраклар, көзге җимешләр күргәзмәсе бәйрәмгә ямь өсти. Кичә барышында кызыклы уеннар, бию конкурсы, җыр-моң белән аралашкан концерт номерлары тәкъдим ителәчәк. «Көзге бал» — күңелләрне күтәрү, аралашу, дуслыкны ныгыту һәм күңелләрдә җылы хисләр уятып, озакка истә калачак матур бәйрәм.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.