Балалар китапханәсе — 3 нче филиалда язучы Гариф Ахуновның 100 еллык юбилее уңаеннан «Халык язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узачак. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак.
Гариф Ахунов ярты гасырлык иҗади хезмәтендә татар һәм рус телләрендә 50дән артык китап бастырган язучы. Болар — романнар, повесть һәм хикәяләр, драма һәм комедияләр. Бу әсәрләр театр сәхнәләренә күчте, спектакльләр булып экраннарга чыкты. Әдипнең «Хәзинә» романы буенча нәфис фильм төшерелде, «Идел кызы» дигән романы экранлаштырылды.
1993 елда Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән Гариф Ахунов «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Татар әдәбиятында тирән эз калдырган әдипнең бай эчтәлекле әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан яратып укыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.